Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

21 июнь – медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, мөхтәрәм хезмәт ветераннары!

Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сез иң игелекле, иң мәрхәмәтле хезмәтне башкарасыз, халык сәламәтлеге сагында торасыз. Районыбызның сәламәтлек саклау системасында тирән белемле, олы йөрәкле, кешеләрне чын күңелдән ярата белүче табиблар, шәфкать туташлары эшләве безнең өчен зур бәхет. Шифалы кулларыгыз, ягымлы йөзләрегез, тынгысыз көннәрегез, йокысыз төннәрегез өчен, мең рәхмәт сезгә. Бүгенге катлаулы шартларда сезнең хезмәт аеруча кирәк, сезнең сәләтегез, һөнәрегезгә тугрылыгыгыз тагын да мөһим. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, муллык, күңел күтәренкелеге, авыр һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар телим.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев