Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

23 февраль – Ватан сакчылары көне

Хөрмәтле ир-егетләр, хәрби хезмәт юлы үтүчеләр, Ватан сагында торучы яшьләребез, солдат булырга әзерләнүчеләр!

Сезне чын йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Туган илне саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Ә инде аны һөнәре, тормыш мәгънәсе итеп сайлаганнар халык арасында аеруча хөрмәтле. Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз. Бабайлары, әтиләре үрнәгендә хәрби бурычларын намус белән үтәп кайткан егетләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. 23 февраль – Ватаныбызның ныклыгы, бөтенлеге өчен хезмәт фронтында фидакарьләрчә эшләгән райондашларыбыз өчен дә зур тантана. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәркемгә сәламәтлек, күңел ныклыгы һәм уңышлар телим.
Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев