Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

8нче июнь – социаль хезмәткәрләр көне

Игелекле хезмәт иясе Фирдәвес Хәлиуллина үзенең җылы карашы, йомшак сүзле булуы белән өлкәннәрдән рәхмәт сүзләрен күп ишеткән.

(8 июнь, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ").


Яшь арта барган саен, һәр кешенең күңеле нечкәрә бара, аз гына йомшак сүздән дә күңел тула. Өлкәннәребез үзләрен кирәкле итеп тойсын өчен, без аларга карата сабыр, мәрхәмәтле булырга, аларны җылы сүзләребез белән юатып торырга тиеш. Районыбызның социаль хезмәткәрләре нәкъ менә шундый күркәм сыйфатларны үзләренә җыйганнар да инде.


Шундый олы йөрәкле кешеләрнең берсе – Фирдәвес Хәлиуллина. Ул “Рассвет“ ярдәм итү үзәгендә 2015нче елдан бирле эшли. Бүгенге көндә Кече Күккүз авылында яшәүче 7 өлкәннең тормыш-көнкүрешен кайгырта ул. Шушы еллар эчендә игелекле хезмәт иясе үзенең җылы карашы, игътибарлы, йомшак сүзле булуы белән рәхмәт сүзләрен күп ишеткән.


“Ял көннәреннән килүебезне дә зарыгып көтәләр бит алар. Әле менә яңа гына вафат булган бабаебызның тормыш иптәше дә - ташламагыз инде зинһар, дип өзелә. Ташламабыз, Аллаһы бирса”, - дип сөйли олы йөрәкле Фирдәвес.


Хезмәт сөючән, тырыш хезмәткәрнең эшен социаль яклау үзәгендә дә югары бәялиләр.
Фирдәвес Хәлиуллина “Өлкән кешеләрнең куркынычсызлыгы“, “Актив картлык“, “Янгыннардан саклану“ программаларын тормышка ашыруда актив эш алып бара. Аңа шулай ук мәктәп укучылары - яшь волонтерлар да кушыла. Алар бергәләшеп, киңәшләшеп “Чиста тирә-юнь“, “Бакча – түтәлләр белән“, “Сак булыгыз – кар эри“ акцияләре кысаларында өлкәннәрнең көнкүрешендә булышлык күрсәтәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев