Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ана капиталы 719 мең сумга җитә?

Гыйнвар башыннан ук беренче яки икенче балалары туган гаиләләрне яңача түләүләр көтә.

Сүз ана капиталының индексацияләнүе турында бара. Аерым алганда, беренче бала өчен 500 мең сумнан артык маткапитал каралган. Икенче бала өчен инде аның күләме - 665 мең сум. Аңлашыла ки, индексация инфляция аркасында ясала. Димәк, маткапиталның да күләме арта дигән сүз. Белгечләр әйтүенчә, 2024 елда аның күләме тагын да зуррак булачак. Әйтик, беренче бала өчен 544 мең сум, икенче бала өчен 719 мең сум күләмендә ана капиталы булырга мөмкин.

Хәбәр иткәнебезчә, февральдән башлап һәр яңа туган балага 20шәр мең сум акча биреләчәк

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев