Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалары кабат ноутбуклар ала

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “#артык гаджетыңны бүләк ит” һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган “90 игелекле эш“ акцияләре кысаларында кабат 5 бала ноутбуклы булачак.

(30 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Ноутбуклар Апас шәһәр тибындагы поселогы Советы депутаты Айрат Җиһаншин иганәчелегендә алынды. Иганәче ноутбукларны район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллинага тапшырды.


"Дистанцион уку вакытында ярдәмгә мохтаҗ булган аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга бүләк итәчәкбез. Иганәче Айрат Җиһаншинга балалар, әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт", - диде Алсу Хәйруллина.


Айрат Җаһаншин хәйрия эшләрендә еш катнаша. Бусы - аның игелекле эшләренең чираттагысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев