Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас балалары кабат ноутбуклар алды

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “# артык гаджетыңны бүләк ит” һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган “90 игелекле эш“ акцияләре кысаларында кабат 10 балага ноутбуклар тапшырылды.

(16 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Ноутбуклар район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән һәм “Татлизинг“ оешмасы җитәкчесе Нияз Ситдиков иганәчелегендә алынды. Алар аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга бүләк ителде.

“Кадерле балалар! Әлеге ноутбуклар сезнең үзегездә калачак. Аларны саклап кына тотыгыз, файдалы максатларда кулланыгыз, әйбәт билгеләр алыгыз. Акция киләчәктә дә дәвамлы булачак“, – диде район башлыгы.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, “Рассвет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Миләүшә Зәмдиханова гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Карамасар авылында яшәүче Гүзәл Сибгатуллина 3 бала анасы. Аның игезәк уллары 1 класста, олы улы 6 класста белем ала. Әлегә кадәр 3 баланы дистанцион укыту өчен шартлар җитеп бетми.
“Әлегә кадәр телефон белән укый идем. Ноутбуклы булуга бик сөендем. Уку өчен мөмкинлекләр артачак“, – диде Булат Сибгатуллин.

Кильдуразда яшәүче Гөлнара Гыйсмәтуллинаның кызы Азалиягә дә ноутбук бүләк ителде.
-Күземә яшьләр килде. Гаиләбез исеменнән мең-мең рәхмәт әйтәбез. Әлегә кадәр телефон ярдәмендә укый идек. Үз телефоным белән дә ярдәм иткәләдем. Балаларыбызны шатландырган җитәкчеләрнең игелеге меңе белән кайтсын. Балаларыбыз сөендереп торсын, дөньяларыбыз тыныч булсын“, – диде Гөлнара Гыйсмәтуллина.

Апаста яшәүче 4 бала әнисе Айгөл Җантимерова да кызы Аделина өчен сөенечен яшермәде.
–Кызым быел 1 классны тәмамлый. Тырышып укырга, дистанцион дәресләргә кушылырга шартлар артты. Без бик шат, – диде Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев