Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас беренчеләр рәтендә

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәреннән күренгәнчә, Апас районында авыл хезмәтчәннәре сабан бодае һәм арпа чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде.

(14 май, “Апастово-информ“).


Районда язгы чәчү эшләре оешкан төстә башланып китте һәм сыйфатлы башкарылды. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдерде.
“Районда 35 мең гектарда чәчү җирләре бар. 9 мең 767 гектарда сабан бодае, 9 мең 67 гектарда арпа чәчелде. Бүгенге көндә соңгы культураларны чәчү эшләре дәвам итә. Шулай ук корткычларга, чүп үләннәренә каршы көрәш башланды. Кырларны эшкәртү эшләре дә бара. Яфрактан тукландыру эшләре дә оешкан төстә башкарыла“, – диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев