Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Апас-Мол” берләшмәсендә ремонт эшләре җылытылган остаханәдә бара

Аграрийлар язгы кыр эшләренә чыгачак техникаларны төзекләндерү белән мәшгуль.

(7 март, “Апастово-информ”).


Евгений Дрогунов “АпасМол” берләшмәсенең Идрәз бүлекчәсендә 8 ел механизатор булып эшли. Көн саен ул остаханәгә хезмәттәшләренә ярдәм итәргә килә.
- Ел саен язгы чәчү чорын көтеп алабыз. Зур өметләр баглыйбыз. Вакыт белән исәпләшмибез. Көне-төне хезмәт куябыз. Иң мөһиме: сәламәтлек булсын, исән-имин башкарып чыгарга язсын, - ди Юрий Золин. Ул үзе дә эретеп-ябыштыру остасы. 40 елдан артык биредә эшли. Хезмәте җиңелләрдән түгел. Зур җаваплылык, төгәллек һәм пөхтәлек таләп итә.
Язгы кыр эшләренә әзерлек бердәм бара. Җир өлгерүгә уңган авыл хезмәтчәннәре кырларга кузгалыр. Чәчү эшләре башланыр. Алда торган максат: аларны вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгу.
#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев