Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас тагын бер олы шәхесен югалтты

Апаста яшәүче Бөек Ватан Сугышы ветераны Мөхәммәтхамис Фәйзулла улы Хисаметдинов арабыздан китте. Ул 1927 елның 13 августында туган. Җәен аңа 95 яшь туласы иде.

Ут-сулар кичкән, озак еллар элемтә тармагында эшләгән аксакал белән хушлашырга район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин барды.

Сугышка чакырылганда Мөхәммәтхамис абыйга 17 генә яшь була. 1944 елның октябрендә ул Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәрендәге 27нче артиллерия полкына сержантлар мәктәбенә чакырыла.

Хәрби укулар үткәннән соң Куйбышев шәһәренә корал төзәүче булып җибәрелә. Яшь солдат Җиңү көнен Куйбышев шәһәрендә каршылый.

Мөхәммәтхамис абый күпчелек гомерен элемтә тармагына багышлый. 22 ел дәвамында элемтә линияләре электромонтеры булып эшли.

Мөхәммәтхамис абыйның соңгы вакытта сәламәтлеге нык какшаган иде. Шулай да ул сугыш чоры хатирәләрен онытмады, аны яшь буынга гыйбрәт итеп сөйләде, патриотик тәрбия өләште.

Бөек Ватан Сугышы ветераны Мөхәммәтхамис Фәйзулла улы Хисаметдиновның якты истәлеге райондашлары күңелендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев