Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Горурлыгым минем – Татарстан“ дип исемләнгән акция үткәрде

Акция кысаларында районыбызның үзәк ял паркына мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч |сыйныф укучылары һәм өлкәнрәк сыйныфларда укучы яшьләр җыелды.

(18 июнь, Ландыш Гайнуллина,“Апастово-информ“).


Балалар бүген дәүләтебез символларын буядылар, триколор тасмаларын тараттылар, үз куллары белән Татарстан флагы рәсеме җыйдылар. Бу хакта район үзәк китапханәсе хезмәткәре Зарина Шәфигуллина хәбәр итте.

“Максатыбыз - балаларга кече яшьтән республикабызга, аның тарихына карата мәхәббәт уяту. Балалар китапханәләргә дә ешрак йөрсеннәр, китапларны күбрәк укысыннар иде“, - дип теләде китапханәче Илмира Хәбибуллина.

Парк мәйданында Россия көненә багышланган күргәзмәләр дә әзерләнгән иде. Шулай ук, Ватаныбызның гербы, флагы, халкыбызның бай, данлы тарихы турында таныштыру максатларыннан, чыгышлар да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев