Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов килде

“Апаска бик теләп киләм. Биредә үзенчәлекле, ихлас күңелле, тырыш, эшчән халык яши”, - диде депутат.

(30 март, “Апастово-информ”).


Айрат Фәррахов Апас мәктәбендә булып, логопедия бүлмәсе, сөйләм телендә кимчелекләр булган балалар белән эшләү алымнары белән кызыксынды. Депутат логопед Фирүзә Сәлимуллинаның эшчәнлеген бәяләп, аның дүрт мөһим социаль проектта катнашуын билгеләп узды, уңышлар теләде.
Депутат шулай ук районның илкүләм проектларда, төрле федераль һәм республика программаларында катнашуы белән дә кызыксынды. Апас мәктәбенең спорт залында “Мәгариф” милли проекты кысаларында һәм Иске Йомралы мәктәбендә федераль программа нигезендә башкарылучы төзекләндерү эшләре белән якыннан танышты.
“Апаска бик теләп киләм. Биредә ихлас күңелле, тырыш, эшчән халык яши. Кабул итүләр барышында да апаслылар бик кирәкле һәм мөһим сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Эш сәфәремнең тагын бер максаты – мәктәпләрдә барган төзекләндерү эшләре белән танышу иде. Әлеге эштә дә апаслыларның актив булуын күрдем. Төзүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Апас районы халкына уңышлар телим”, - диде Айрат Фәррахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев