Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска республикадан зур бүләк кайтты

Әлеге бүләккә Югары Ындырчы авылында гомер итүче Марат Шәйхетдинов ия булды.

(12 нче март, “Апастово-информ”)


“ТАТМЕДИА” акцианерлык җәмгыяте оештырган “Йолдыз”, “Звезда” газеталарына һәм “ТАТМЕДИА” тарафыннан нәшер ителүче бер журналга язылып бүләк ал бәйгесендә катнашып райондашыбыз Марат Шәйхетдинов электроиттарткыч белән бүләкләнде.
Марат абый дүрт дистә елга якын балаларга физика һәм математика фәнен укыта. Озак еллар Кызылтау һәм Югары Ындырчы мәктәпләрендә директор булып торды.
“Район газетасы “Йолдыз”ны кечкенә чагымнан бирле укыйм. Ярты ел саен яздырам, җомга саен көтеп алам. Укытучы булып эшли башлаганнан бирле - 37 нче ел “Мәгариф” журналын алдырам. Быел менә бәйгедә катнашып карадым. Бүләк тә оттым. Катнашкач була икән!”, - диде ул.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев