Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды

“Бердәм Россия” партиясе “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия җәмәгать хәрәкәте белән берлектә “Җиңү бакчасы” акциясе уздыра. Әлеге акция партиянең Апас җирле бүлегендә дә узды.

(2 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


Волонтерлар, “Яшь армиячеләр” Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Юнысовның өендә булып, Апас мәктәбе укучылары әзерләгән карлыган үсентеләре утырттылар.

Районда 13 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. “Җиңү бакчасы” акциясе һәр җирлектә узачак. Ветераннарның бакчаларына берьеллык, күпьеллык чәчәкләр, үсентеләр утыртылачак. Җәй дәвамында үскәннәрен күзәтеп, сулар сибеп, көзен җыештыру эшләрендә дә катнашу көтелә. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма секретаре Румия Идрисова шулай дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев