Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Хәтер бакчасы” («Сад памяти») акциясенә кушылды

Изге эшкә район башлыгы Равил Хисаметдинов та бик теләп үз өлешен кертте.

Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Апас үзәк ял паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, тыныч тормыш өчен көрәшкән каһарман райондашларыбыз истәлегенә багышлап, 340 агач, куак һәм чәчәк үсентеләре утыртылды. Биредә Тутай авылында яшәүче, Ленинград блокадасының тере шаһиты булган Галия апа Гыйззәтуллина да катнашты.
“Ачлык-ялангачлык, үзәккә үтәрлек кышкы салкыннар, чарасызлыкны да күреп үстем. Бу күркәм гамәл безгә тыныч тормыш бүләк иткән каһарманнар хөрмәтенә якты истәлек булсын",- диде ул.
Изге эшкә шулай ук район җитәкчеләре, оешма-предприятие хезмәткәрләре, Апас мәктәбенең яшь армиячеләр хәрәкәте, волонтерлар да кушылды. Агач утырту эше коронавируска каршы барлык таләпләрне истә тотып, саклык чараларын кулланып оештырылды.
Апаста яшәүче Роза апа Ногманова да әлеге хәтер чарасыннан читтә калмыйча, чын күңеленнән үз өлешен кертергә ашыкты.
“Бу агачлар, куаклар фронтта башларын салган райондашларыбызны безгә хәтерләтеп торсыннар, бездән соңгы яшь буын да аларны тәрбияләп үстерсеннәр, хөрмәт белән карасыннар",- дип теләде ул.

Халыкара “Хәтер бакчасы”акциясе 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет гражданы истәлегенә 27 миллион агач утырту. Әлеге акция кысаларында Татарстаннан яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган 350 мең кешенең үлемсез батырлыгы истәлегенә республика территориясендә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев