Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар кышны озатты

Апаста Нәүрүз бәйрәме зурлап билгеләп үтелде.

(20 март, “Апастово-информ”).


Апасның Чаңгы шуу базасында олысы-кече өчен матур һәм күңелле бәйрәм чарасы оештырылды.
Нәүрүз театральләшкән күренеш, матур биюләр белән башланып китте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
-Кадерле райондашлар! Барыгызны да шундый матур Нәүрүз бәйрәме, Май чабу бәйрәме белән котлыйм. Язлар матур килеп, чәчүләрне уңышлы башкарып, мул икмәкләр үстерергә язсын, узара дуслык-татулык тантана итсен, - диде ул.
Бәйрәм чарасында милләтләр дуслыгы чагылдырылды, районда гомер итүче төрле милләт вәкилләренең көнкүреше, ризыклары, гореф-гадәтләре, милли йолалары, киенү рәвешләре чагылдырылды һәм тәкъдим ителде.
Аграр көллият, Иске Йомралы мәктәбе коллективлары “карга боткасы” белән сыйлады. Мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре тәмле коймак, кайнар чәй тәкъдим итте. Эшмәкәрләр шашлык пешерде.

Хаски этләре, бизәлгән атлар бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Балалар гына түгел, олылар да алар яныннан китмәде. Бизәлгән курчаклар белән фотога төшүчеләр дә күп иде.
Спорт уеннарында һәр кеше катнашырга тырышты. Нинди генә уеннар юк иде. Аркан тарту, агач кисү, әтәч куу һәм башкалар райондашларны җәлеп итте. Өлкән буын скандинавия йөрешендә көч сынашты.
Мәйданда җыр-моң тынып тормады.
Иң соңыннан бәйрәм карачкысы яндырылды. Әле вакытта барлык халыкның теләге бер иде: чирләр, яман гадәтләр, явызлыклар бездән ерак китсен, дуслык-татулык, муллык, бердәмлек тантана итсен!

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев