Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар ярминкәдә катнашты

Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Ул атна саен дәвам итәчәк.

(19 март, "Апастово-информ").

Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр Осиново бистәсенең "Салават күпере" сәүдә үзәгендә сату итте. Ярминкә барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты, сатучылар белән аралашты
Кала халкы бу юлы аеруча да актив булды. Иртәдән үк чыгып үзенә кирәкле товарны сайлады. Аеруча да шикәр комы, он, бәрәңге, ит, сөт продуктларына сорау күп булды. Сәүдә нокталарында азык-төлек мулдан. Шулай ук складларда да кытлык сизелми. Күпләп азык-төлек туплап кую киңәш ителми. 

Ярминкә мәйданчыгы гөр килеп торды.
"Азык-төлекне күп алып килдек. Яшелчәләр, ашлык, ит-сөт ризыкларын яратып сатып алдылар", - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.

Аграр көллият коллективы сатып алучыларны кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев