Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның “Салават күпере” балалары тәрбиячеләре белән дистанцион рәвештә аралаша

Бакчага йөрүче балалар белән аралар өзелми. Алар белән тәрбиячеләр дистанцион рәвештә аралашып, төрле тәрбияви чаралар алып бара.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).

Тиздән мәктәпкә баручы балалар белән дә тәрбиячеләр дистанцион рәвештә аралашып, кызыклы биремнәр юллыйлар. Ә балалар исә үз чиратында ул биремнәрне үтәп, тәрбияче апаларын күркәм нәтиҗәләре белән сөендерәләр.

“ Балаларыбыз белән күзгә-күз карашып аралашмасак та, араны өзмибез. Чөнки безнең балалар тиздән мәктәпкә баралар. Шуңа күрә без мәктәпкә әзерлек эшен дәвам итәргә тырышабыз. Аларга төрле биремнәр юллыйбыз, шөгыльләр бирәбез. Балаларыбыз үзләренең эш нәтиҗәләрен күрсәтеп, безгә фото һәм видеоязмалар юллыйлар. Билгеле, әти-әниләребез дә ярдәмгә килә”, - ди тәрбиячеләр Ләйсән Әхмәтшина һәм Светлана Сираҗева.

Бүгенге көндә “Салават күпере” балалар бакчасында бер дежур төркем эшли. Бирегә 8 бала йөри. Өйдә утыручы балалар белән дә төрле тәрбияви чаралар алып барыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев