Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның сугыш ветераннары да мөһим сайлауларга үз өлешен кертә

Районыбызда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү дәвам итә.

(26 июнь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).



Әлеге тарихи вакыйгага Апаста яшәүче сугыш ветераны Хамис абый Хисаметдинов да катнашып, үз тавышын бирде. 880нче номерлы сайлау комиссиясе вәкилләре аның өенә килделәр.
“Үз гомеремдә авырлыкларны да күп күрдем. Туган илемнең азатлыгы, тынычлыгы өчен дә көрәштем. Намуслы хезмәт иттем. Олыгайган көннәремдә рәхәт тормышта яшәвемә бик сөенәм. Яшьләргә дә сәламәтлек, тынычлык, бәхетле киләчәк насыйп булсын”, - дип изге теләкләрен юллады хөрмәтле ветеран аксакал.

25 июньнән РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды. Районда сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 8.00 сәгатькә кадәр эшли. Сайлау участоклары үз эшләрен тулы әзерлек белән башлап җибәрде. Бирегә килүче һәркемнең тән температурасы үлчәнелә, битлек, перчаткалар, авторучка бирелә. Сайлау участоклары даими дезинфекцияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев