Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның яшь армияче егете “КиберЯз” Бөтенроссия чемпионаты җиңүчесе

Яшь армияче Айнур Нәҗмиев Бөтенроссия компьютер чемпионатының “Dota 2 1x1” дисциплинасы буенча катнашкан.

(23 июнь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


«Яшь Армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин Айнурны зур җиңүе белән тәбрик итеп, Диплом тапшырды һәм яшь армияче формасын бүләк итте.

“Безнең “Яшь Армия” хәрәкәте балалары карантин вакытында да үзләренә кызыклы шөгыльләр таптылар. Дистанцион уку белән беррәттән төрле конкурсларда катнашып, үзләрен сынадылар. Укучыбызның “КиберЯз” онлайн чемпионатында зур уңышка ирешүе безнең өчен зур сөенеч һәм горурлык булды”, - дип белдерде “Яшь Армия” хәрәкәте җитәкчесе, Апас мәктәбе укытучысы Марсель Хикмәтов.

Районыбызның “Яшь Армия” хәрәкәте сафы ел саен тулылана. Ул яшьләрне туган илне сакларга һәм якларга, максатчан, җаваплы булырга өйрәтүче, рухи һәм физик яктан чыныктыручы тормыш мәктәбе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев