Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ бәйрәменә багышланган онлайн конкурста катнаша

Конкурста катнашу өчен креатив видеоролик һәм рәсем ясарга кирәк.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Республика күләмендә узучы « ЮИД ЮХИДИ көне белән котларга ашыга» иҗади онлайн конкурсы ЮХИДИ оешуның 84 еллыгына багышлана.

Конкурста катнашу өчен креатив видеоролик һәм рәсем ясарга кирәк.

«Юл хәрәкәте иминлеге буенча креатив ролик» номинациясендә катнашучыларга «Әгәр мин ЮХИДИ хезмәткәре булсам», «Светофор минем дустым», «Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәм – юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтәм» темалары буенча видеороликлар төшерергә, «Рәсем» номинациясендә үзләрен сынап карарга уйлаучылар өчен «Мин ЮХИДИгә булышам», «Мин юлда күренерлек булдым», «Куркынычсызлык автокреслосы», «Яңа юл билгесе» темалары буенча рәсем ясарга тәкъдим ителә.
Конкурста районыбызның яшь юл хәрәкәте инспекторлары бик теләп катнаша. Алар үзләренең рәсемнәрен, видеороликларын тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев