Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста актив гомер озынлыгы Үзәге ачылды

Үзәк өлкән райондашларга хезмәт күрсәтәчәк.

(24 март, “Апастово-информ”).


Актив гомер озынлыгы Үзәге “Россия Кызыл Хач” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге ярдәме һәм район җитәкчелеге теләктәшлеге белән булдырылды. Бу эштә “Ак Барс Банк” идарәсе дә ярдәм күрсәтте.
“Россия Кызыл Хач” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының өлкән буынны кайгыртуга юнәлдерелгән проекты Татарстан Республикасы министрлар кабинетының грант ярдәме һәм Апас районы җитәкчелеге теләктәшлеге белән тормышка ашырылды”, - дип белдерде “Россия Кызыл Хач” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Зөлфия Сафина.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина әлеге Үзәктә өлкән яшьтәге райондашларыбызның актив ялы өчен яңа мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп узды.
“Үзәк өлкән райондашларыбызның сәламәтлекләрен ныгыту өчен иң яраткан һәм файдалы урыннарның берсенә әверелер дип ышанам”, - диде ул.
Үзәктә өлкәннәргә шөгыльләнү өчен заманча массажерлар, арт-терапия өчен махсус буяулар, шашка-шахмат уеннары булдырылган. Шулай ук алар өчен психологик ярдәм курслары оештырылган.
“Өлкәннәр бирегә расписание буенча үзенә теләгән вакытта киләчәк. “Арт-терапия”, “Төрекчә сөйләшәбез”, “Тын юллары гимнастикасы” федераль казначылык оешмасы урнашкан бинада, ә спорт чаралары “Алга” яшүсмерләр клубында узачак”, - дип белдерде “Россия Кызыл Хач” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Апас җирле бүлеге җитәкчесе Фирүзә Сәлимуллина.
Актив гомер озынлыгы Үзәге үз эшчәнлеген тантаналы шартларды башлап җибәрде. Биредә “Россия Кызыл Хач” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы волонтерлары беренчел медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттеләр, психологик тренинглар уздырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев