Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста "Бала - төп пассажир" акциясе узды

Районда "Бала - төп пассажир" акциясе узды. Ул 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

(28 март, "Апастово-информ").

"Әлеге акция балалар транспорт травматизмын кисәтү, язгы каникулларны имин уздыру максаты белән оештырыла", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Акция Апас урта мәктәбе янәшәсендә узды. Биредә "Яшь инспекторлар" отряды да катнашты. Алар шоферларга белешмәлекләр таратты.

Чарада 'Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе территораль идарәсенең Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова да катнашты.
"Яшь буын иминлек, юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә өлеш кертә. Тиздән алар да руль артына утырачак" , - диде ул.
Акция барышында  балаларны махсус утыргычта йөртүгә дә зур игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев