Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста читтән кайткан 220 кеше үзизоляциядә яши

22 май мәгълүматларыннан күренгәнчә, 54 кешедә коронавирус чире ачыкланган.

(23 май, “Апастово-информ“).

30 райондашыбыз Казан шәһәрендә хастаханәдә ята. Калган райондашлар өйдә дәвалана. Алар белән турыдан-туры элемтәдә булган кешеләр хәзер изоляцияләнгән һәм карантинда. Бу хакта район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева хәбәр итте.

2 райондашыбыз дәваланып хастаханәдән чыккан. Өйдә дәваланучы 3 кеше савыккан.

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, битлек һәм перчатка киеп йөрергә дигән таләпләрне бозган 56 кешегә беркетмә төзелгән. Бер атнада 32 кагыйдә бозучы ачыкланган. Аларның барысына да суд тарафыннан штрафлар билгеләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев