Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста десантчылар призларына бадминтон ярышлары узды

Районның универсал спорт залында мәктәп укучылары һәм хезмәт коллективлары арасында бадминтон ярышлары оештырылды.

(9 апрель, “Апастово-информ”).


 Ярышта мәктәп укучылары, төрле оешмалардан хезмәткәрләр, 50 яшьтән өлкәнрәк райондашлар катнашты. Спорт чарасы районның яшьләр эше бүлеге һәм һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте тарафыннан оештырылды. 
 
Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде. 
Ярыш быел икенче тапкыр уза. Һава десанты гаскәрләренең ветераннар җәмгыяте Зөфәр Зәмдиханов ярышларның дәвамлы булачагын белдерде. 
Барлык җиңүчеләр һәм командалар бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев