Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста гаиләләр “90 игелекле эш“ акциясе кысаларында ярдәм алды

Коронавирус чире таралу куркынычы янаган чорда, гаиләләргә ярдәм күрсәтү дәвам итә.


(14 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Күп балалы, аз керемле гаиләләргә, 65 яшьтән өлкән кешеләргә район башлыгы тәкъдиме белән, төзелеш өлкәсеннән азык-төлекләр һәм беренчел кирәк-яраклар тупланган күчтәнәч пакетлар тапшырылды. Бу гамәл “90 игелекле эш“ акциясе кысаларында башкарылды.

Апастан күп балалы Елена Абрамкинага һәм өлкән яшьтәге Сәяр Салаватуллинга күчтәнәчләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырды. Ул шулай ук саклану чараларын да тагын бер кат исләренә төшерде.

“Кеше күп булган җирләргә чыгарга тырышмагыз. Организмны ныгытучы витаминнар эчегез, витаминлы ризыклар белән тукланыгыз. Чыга калсагыз, битлек һәм перчатка кияргә онытмагыз“, – диде ул.

Күчтәнәчләрне алучылар үзләренә кайгыртучанлык күрсәтүче җитәкчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев