Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста гаиләләр төзелеш тармагыннан ярдәм алды

Коронавирус чире таралу куркынычы янаган чорда, күп балалы, аз керемле гаиләләргә, мөмкинлеге чикләнгән, ялгыз яшәүче, 65 яшьтән өлкән кешеләргә район башлыгы тәкъдиме белән, төзелеш өлкәсеннән азык-төлекләр һәм беренчел кирәк-яраклар тупланган күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

(30 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Ярдәм республикакүләм “Ярдәм янәшә“, “Без бергә“, районкүләм “90 игелекле эш“ акцияләре кысаларында һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан күрсәтелде.


Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Солтанов, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Юнысов гаиләләрнең хәлен сорашып, күчтәнәчләрне бирде.


Апастан 5 бала анасы Анна Романова һәр баласына күчтәнәч пакетлар, гаиләгә беренчел кирәк-яраклар тупланмасы биргәч, сөенечен яшермәде.


“Чыннан да гаиләбез өчен авыр чор. Чир таралу куркынычы булу сәбәпле, эшләребез дә кыскарды. Безгә ярдәм итүче җитәкчеләргә, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт“, – диде ул.


Мөмкинлеге чикләнгән Гөлшат апа Хәбибуллина да беренчел кирәк-яраклар тупланмасын шатланып кабул итте.


“Чын кирәкле әйберләр икән. Бу миңа бик озакка җитәчәк“, – диде ул.


Районда 150дән артык гаилә беренчел кирәк яраклар, күчтәнәчләр белән тәэмин ителгән иде. Хәйрия эшләре ярдәм итә. Төзелеш өлкәсе ярдәме белән кабат 93 гаилә ярдәм алды. Авыл җирлеге башлыклары шулай ук үз җирлегендә яшәүче гаиләләргә күчтәнәчләрне илтеп ирештерде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев