Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Игътибар, балалар!“ айлыгы башланды

20 майдан 3 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” операциясе барачак.

(20 май, “Апастово-информ“).


Әлеге чара юлда һәм транспортта балаларның зыян күрүен булдырмау максатында оештырыла. Бу чорда балаларны автомобильдә йөртүгә, балалар бакчалары янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча игътибар ителәчәк. Шулай ук укучылар катнашында онлайн кисәтү чаралары оештыру күздә тотыла. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Рамил Гафуров хәбәр итте.

2020 елның 4 аенда республикада 16 яшькәчә булган балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 бала вакытсыз вафат булган, 101 бала тән җәрәхәтләре алган. Пассажир бала катнашында 57 һәлакәт теркәлгән, 4 бала үлгән, 65 бала имгәнгән. Җәяүле балалар катнашында 34 һәлакәт кабатланган, 36 бала тән җәрәхәте алган.


“Бәхеткә каршы, бу очраклар безгә кагылмый. Шулай да, чит хаталардан гыйбрәт алып, сак булу, балаларыбызның иминлеген кайгырту таләп ителә. Үкенечләр безгә килмәсен“, – ди Рамил Гафуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев