Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Игътибар, балалар!“ операциясе тәмамланды

“Игътибар – балалар!” операциясе 3 июньгә кадәр дәвам итте һәм аның кысаларында төрле профилактик чаралары оештырылды.

(8 июнь, “Апастово-информ“).


Бу чорда балаларны автомобильдә йөртүгә, балалар бакчалары янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча игътибар ителде. Кызганычка каршы, баласын махсус утыргычта йөртмәүче, куркынычсызлык каешын эләктерергә онытучы әти-әниләр әле дә бар. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Рамил Гафуров хәбәр итте.


“Игътибар, балалар!“ операциясе барышында да, баласын махсус утыргычта йөртмәүче бер шофер белән очраштык. Шулай ук яше җитмәгән улына машина ышанып тапшырган әти-әни дә кисәтү алды. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән баланы утыртып йөрүче 5 шоферга җавап бирергә туры килде, – ди Рамил Гафуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев