Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, сәламәтлекләре сәбәпле аеруча ярдәмгә мохтаҗ, аякларында йөри алмаучы балалар район башлыгының игътибарын тойды.

(1 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Быел, тормышыбызга килеп кергән мәгълүм сәбәпләр аркасында, киң колачлы чаралар уза алмады. Шулай да, балалар өчен котлаулар юллана, төрле акцияләр оештырыла, игътибар күрсәтелә.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев гаиләләргә барып, район башлыгы исеменнән акчалата бүләк һәм “Икмәк“ оешмасының күчтәнәчләрен тапшырды.


“Безне зурлап, гаиләбезгә игътибар биреп килгәнегез өчен рәхмәт. Балаларыбыз да шатланды“, – диде Данилның әнисе Гүзәл Усманова.
Апаста яшәүче Раина Имаметдиновага да бәйрәм бүләкләре тапшырылды.


“Район башлыгына, әлеге эшне оештыручы һәркемгә зур рәхмәт. Изгелекләре меңе белән кайтсын“, – диде Альбина Имаметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев