Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста хокук сакчылары саклык чараларын киметмәскә өнди

Хокук сакчылары кибетләрдә, җәмәгать урыннарында тикшерүләрне дәвам итә.

(5 июнь, “Апастово-информ“).


Чир кимеде дип тынычланырга иртәрәк әле. Битлек һәм перчатка киеп йөрү режимы һаман да бара. Үзизоляция режимы башланганнан бирле барлыгы 289 беркетмә төзелгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов хәбәр итте

“Мобиль төркемнәр район үзәгендә дә, авылларда да эшли. Бер атнада таләпләрне үтәмәүче 20 кеше ачыкланды. Кеше күп булган җирләрдә сирәгрәк булыгыз. Битлек һәм перчатка кияргә онытмагыз“, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев