Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста хәтер көне узды

26 апрель – радиация һәлакәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне.


(26 апрель, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


Бу аянычлы вакыйгадан соң 34 ел вакыт узган. Безнең районда да авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 12 кеше яши. Искә алу көне уңаеннан, әлеге кешеләр белән очрашып, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен сораштылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

“Олы йөрәкле, туган илгә тугры булган ир-егетләрнең үткән юлы яшьләргә үрнәк. Үткәннәрне онытырга безнең хакыбыз юк”, - диде Луиза Сафина

Апаста яшәүче Фәрит абый Заһидуллин һәм Рифкать абый Бәдретдинов та күчтәнәчләрне рәхмәтләрен әйтеп кабул итте.

“1967 елда армия сафларына киттем. Семипалатинский полигонга эләктем. Анда 2 ел хезмәт иттем. Барысы да истә. Инде хәрби хезмәттәшләремнең күбесе исәннәр рәтендә юк. Район җитәкчелеге гел искә ала, хастаханәдә чиратсыз дәвалыйлар, барысы өчен дә рәхмәт”, - диде Фәрит абый Заһидуллин.

Рифкать абый Бәдретдинов шулай ук һәр елны 26 апрель көнендә хәрби хезмәт елларын искә ала. Ул 3 ел һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев