Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды

Батырлар Мемориал комплексында Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә шәмнәр кабыздылар.

(23 июнь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Илебез тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22нче июнь - Хәтер һәм кайгы көне дип билгеләп үтелә. Бу көнне районыбызда да сугыш корбаннарын искә алып, “Бер минут тынлык” игълан ителә, һәйкәлләр янында шәмнәр кабына.
Быел да Хәтер кичәсе һәйкәл янында тантаналы шартларда узды.

Тантана чарасын район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров ачып җибәреп, район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә олы ихтирамын белдерде.

“Аяз күк йөзе, матур тормыш бүләк иткәнегез өчен сезгә чиксез рәхмәт. Сезнең кылган батырлыгыгыз, сугыш елларындагы фидакарь хезмәтегез беркайчан да онытылмаячак“, - диде ул.

Районыбыздан Бөек Ватан сугышына 11152 кеше киткән. Шуларның 7002се кире әйләнеп кайтмаган. Бүгенге көндә Апас районында 11 сугыш ветераны һәм 328 тыл хезмәтчәннәре яши.

Апас һәм Кайбыч районнары буенча хәрби комиссар Илшат Паймурзинның чыгышы да бик үтемле булды.
“Безнең тыныч тормышыбыз хакына гомерләрен дә аямаган каһарманнарны, тылда Җиңү көнен якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткән фидакарь хезмәтчәннәрне ихтирамлау - изге бурычыбыз”, - диде хәрби комиссар.

Чыгышлардан соң, бер минут тынлык игълан ителде. Райондашларыбыз бердәм булып бер мәлгә тынып калды.
Хәтер чарасы мәдәният хезмәткәрләренең патриотик рухтагы җырлары белән бергә үрелеп барды.

Соңыннан Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алып, алар хөрмәтенә шәмнәр кабызылды.
Хәтер шәмнәре кичендә – “Яшь армиячеләр“ һәм Россия хәрәкәте вәкилләреннән торган мәктәп укучылары да катнашты.
Тантаналы кичне районыбыз халкы да, читтә яшәүче якташларыбыз да онлайн-режимда карый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев