Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста күпфатирлы йортларны дезинфикцияләү эше бара

Торак милекчеләр ширкәте санэпидемстанция хезмәткәрләре ярдәмендә күпфатирлы йортларның подъездларын дезинфикцияләү эшен башлап җибәрделәр.

(21 нче апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).



“Безнең ширкәткә Яшьләр, Салават Кәримов, Завод, Төзүчеләр урамнарында урнашкан күпфатирлы йортлар керә. Коронавирус чиренә каршы профилактик эш итеп әлеге йортларның подъездларын дезинфикцияләү эшен башлап җибәрдек. Һәр көнне шулай берничә йорт эшкәртеләчәк”, - диде торак милекчеләр ширкәте хезмәткәре Эльвира Хәсәнова.

Махсус киемнәр белән киенгән санэпидемстанция хезмәткәре Венера Җантимирова һәрбер подъездга кереп баскыч араларын, ишек кырыйларын да калдырмыйча, бик төгәл итеп сиптереп чыга.

“Подъезларга керә торган ишектән башлыйм. Баскыч араларын, подвал булса аларын да деохлор дигән дару сиптереп дезинфикция ясыйм. 10 көн эчендә тагын кабатлыйбыз”, - диде ул.

Үзизоляцияләү чорында өйдә утыручы өлкән апалар, балалар тәрәзәдән күзәтеп тордылар.

“Коронавирустан сакланып без оныклар белән өйдә утырабыз. Чыгарга ярамый дигәч чыкмыйбыз инде. Менә подъездларыбызны дезинфикцияләделәр. Авыру безне читләп үтсен, тизрәк узып китсен дип теләп утырабыз”, - диде Яшьләр урамында яшәүче Мәдинә апа Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев