Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста мошенниклар кармагына эләгүчеләр бар

Райондашыбыз акцияләрне үзендә булдыру өчен кәрәзле телефоны аша билгесез кешеләргә 125 мең сум акчасын күчерә. Алданганын белгәндә, эш узган була инде.

(23 март, “Апастово-информ“).


Икенче бер райондашыбыз интернет аша 6 меңлек диванга заказ бирә. Акчасын шулай ук телефон аша күчерә. Товары да килми, акчасы да кире кайтмый, - диләр хокук сакчылары.

Район эчке эшләр бүлегеннән белдерүләренчә, банк карталарыннан акча югалу фактлары да арта гына бара. Арада 170 мең, 50 мең, 25 мең сум акчалары юкка чыгып мөрәҗәгать итүчеләр бар.

- Карта номерларын, логин, парольләрне беркемгә дә әйтмәгез. Банктан дип шалтыратучылар белән сөйләшмәгез. Чын банк хезмәткәрләре сездән ул мәгълүматларны сорамаячак. Арзанга сатабыз, дип өегезгә керүчеләргә дә ышанмагыз, әйбәт әйберне арзанга да, бушка да бирмиләр. Шулай ук шикле сайтларга керүдән ерак торыгыз, - дип кисәтә хокук сакчылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев