Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район башкарма комитеты җитәкчесен яңадан сайладылар

Кандидатура өчен тавыш бирү бүген район хакимияте бинасында узган Апас муниципаль район Советының 29 утырышы барышында узды. Утырышны район башлыгы Айрат Җиһаншин алып барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау бу көннең иң мөһим вакыйгаларының берсе булды. Барлык катнашучылар да бертавыштан Алмаз Тугушев өчен тавыш бирделәр. 

Исегезгә төшерәбез, бу вазыйфада Алмаз Абзалович 2020 елдан бирле эшли. Район башлыгы Айрат Җиһаншин яңа сайланган җитәкчегә Апас районы үсеше өчен эшләрендә уңышлар теләде.
Утырыш барышында шулай ук "2021 елда Апас муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында" гы мәсьәлә дә каралды . Бу темага доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Рамил Галимҗанов чыгыш ясады. «Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» гы мәсьәлә белән юридик бүлек башлыгы Эльмира Шакиров чыгыш ясады. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев