Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста район ветераннар Советы җитәкчесе сайланды

Район хакимиятенең утырышлар залында район ветераннары җирле җәмәгать оешмасының отчет-сайлау конференциясе узды.

(21 апрель, “Апастово-информ”).


Конференция эшендә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Ул өлкән буынның активлыгын, тормыш тәҗрибәләре белән һәрчак ярдәм итеп торуларын билгеләп үтте. Яшь буынны тәрбияләүдә, өметле киләчәк әзерләүдә терәк булырга чакырды.

“Районның үсешендә, нәтиҗәләрендә, социаль проектларны тормышка ашыруда, хәйрия проектларында үз өлешегезне кертүегез өчен рәхмәт”, - диде район башлыгы.

Районда 7357 пенсионер яши. Алар арасында 5626 кеше өлкән яшьтә. 80 яшьтән өлкән 1200 кеше гомер кичерә. 3 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 Ленинград блокадасы шаһиты яши.

Районның ветераннар Советын 5 ел дәвамында Гөлнур Насыйбуллина җитәкләде. Ул җәмәгать оешмасы белән хезмәттәшлек итүче тармак вәкилләренә рәхмәтләрен ирештереп, эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

“5 ел эчендә ветераннар Советы барлык мөһим вакыйгаларның үзәгендә кайнады. Республикакүләм бәйгеләрдә дә уңышларыбыз бар. “Ветераннар Советы эшен иң яхшы яктыртучы” бәйгесендә 4 тапкыр җиңү яуладык. “Балкыш” фестивалендә һәр ел саен уңышларга ирешәбез. Онлайн бәйгеләрдән дә читтә калмыйбыз”, - диде ул.

Район ветераннар Советының эшчәнлеге буенча чыгышларны тыңлаганнан соң, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкче итеп кабат Гөлнур Насыйбуллинаны тәкъдим итте. Аны бертавыштан хупладылар. Шулай итеп, киләсе 5 елга районның ветераннар Советы җитәкчесе булып Гөлнур Насыйбуллина сайланды.
“Бар көчегезне район үсешенә бирәсез. Без бергә эшләгәндә гына нәтиҗәсе дә булачак. Бүгенге көндә киләчәк буынны тәрбияләү барыбызның да мөһим бурычы. Берничә буын аша килгән тискәре гадәтләрне юкка чыгару, чылбыр аша киләчәк буынга күчмәслек итеп тәрбия бирү безнең максатыбыз. Балалар һәм яшь буын белән эшне тагын да көчәйтсәк иде”, - диде район башлыгы йомгаклау сүзендә.

Район ветераннар Советы турындагы тулы язма – “Йолдыз” битләрендә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев