Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста республика программасы буенча 4 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк

Төзекләндерү эшләре Апас поселогының Салават Кәримов урамында урнашкан күпфатирлы йортлар һәм Заводская урамындагы 11нче йорт ишегаллары территорияләрендә үтәчәк.

(2 март, “Апастово-информ”).


Ишегалларында ремонт эшләрен ике айдан соң башларга планлаштыралар. Төзекләндерүнең план-схемалары һәр ишегалдында апрель аенда урнаштырылачак.
“Проект нигезендә күпфатирлы йортлар урнашкан ишегалларын матурлау, уңайлы итү күздә тотыла. Тротуар, яктырткычлар, юллар, яшеллек – бар да проектка кергән“ – дип белдерде район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин.
Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программа 2019 елда Татарстан Президенты инициативасы белән кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру биш ел дәвамында - 2020 елдан 2024 елга кадәр барачак.
2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 1 200 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Татарстанда 289 мең кешенең яңартылган ишегаллары барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә Татарстанның 2 167 ишегалды территориясе төзекләндерелгән һәм яңартылган, 660 меңнән артык татарстанлының уңайлы һәм җайлы ишегаллары барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев