Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ураза тотучы өлкәннәр ифтар күчтәнәчләре алды

Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан оештырылган “90 игелекле эш” акциясе кысаларында, ураза тотучы ялгыз өлкәннәргә ифтар күчтәнәчләре таратылды.

(2 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


Ифтар күчтәнәчләре 100 кешегә әзерләнде. Бу эш район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән һәм эшмәкәрләр ярдәмендә башкарылды.

Күчтәнәчләр районның һәр авылына барып җитте. Аны район үзәгеннән җирлек башлыклары килеп алды һәм иясенә тапшырды.

Апаста яшәүче Шәрәфулла абый Сәлахов та күчтәнәчләрне шатланып кабул итте. Олы рәхмәтләрен ирештерде.
“Рамазан ае дәвам итә. Әлеге изге айда игелекле гамәлләр кылына. Хәләл күчтәнәчләр ураза тотучы райондашларда бәйрәм хисе тудырыр. Ифтар вакытында тәмле сыйлардан авыз итәрләр”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев