Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста янгынга каршы махсус режим башлана

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

(16 апрель, "Апастово-информ").


Бу чорда янгыня куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.

Махсус режимның төп үзенчәлеге - учаклар, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал һәм башкалар), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннән тыш (рестораннар, кафе, бар һәм башкалар), урманнарга куркыныч янаган торак пунктларда, шәхси бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.

Моннан тыш, 1-3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне дә ачык территорияләрдә куллану тыела. Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылырга (яңартылырга) тиеш.

Исегездә тотыгыз, учакны яккан өчен РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча түбәндәге штрафлар каралган:

– гражданнарга – 4000 сумга кадәр;

– вазыйфаи затларга – 30 000 сумга кадәр;

– юридик затларга – 400 000 сумга кадәр.

Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев