Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Айрат абый Гайфуллинның һөнәрләре бихисап

Балыкчы да, төзүче дә, менә дигән механик та ул.

(27 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Кулыннан килмәгән эше юктыр мөгаен Айрат абыйның. Кирәк икән, иске запас частьлардан менә дигән итеп техника да ясап куя, кирәк икән 20 килолы балык тотарга да мөмкин, тирә-якта дан тоткан оста куллы төзүче дә ул. Әле менә яңа гына авыл хуҗалыгы эшләренә яраклы итеп мини-трактор да җыеп куйган.
“Беренче тракторымны 1983нче елда ук ясаган идем. Өч көпчәкле беренче иҗатым иде. Шуннан бу фикер башымнан чыкмады. Тагын да заманчарак итеп җыясы килде. УАЗ, нива, девятка запас частьларын кулландым. Бүгенге көндә сукалау, җир эшкәртү җайланмалары бар. Тиздән печән чапкычы булачак. Алдына кар чистарту отвалы да көйләргә исәп”, - ди ул үзе.
Айрат абый белеме буенча гына түгел, күңеле белән дә механик ул. Шуңа да кулы бу эшкә ятып тора. Үз машинасын үзе ремонтлый, кешенекен дә җайлап җибәрергә өлгерә. Мотор, коробка җыю эшләре аның өчен берни түгел.
“Вакытым булса, көнем шушы гаражда уза. Бар дөньямны онытып сүтәм, җыям, яңартам. Күңел биреп эшләгәч, нәтиҗәсе дә сөендерә”, - ди ул үзе.
Айрат абыйның тагын бер яраткан шөгыле бар. Көннәр буе су өстеннән күзен дә алмый утыра алган үҗәт, һәвәскәр балыкчыларның берсе ул. Чатнама суыклар да, кызу челлә дә Айрат абыйга киртә түгел. Шулай да кышын вакытым да күбрәк, бөҗәкләр дә аптыратмый дип аңлата.
“Үземне белгәннән бирле кармак белән йөрим. Ул вакытта иптәш малае белән кәтүк җебенә дәфтәр каптырмасыннан кармак ясап, бәйләп куя идек тә, шуның белән тота идек”, - ди ул балачагын искә алып.
Балыкны Айрат абый Зөя, Иделдә тота, Кама Тамагына йөри. Балыкны тотканда кул астында бөтенесе булырга тиеш, чуалчаны да, кукурузы да, борчагы да, арпасы да, төрлесен куеп карарга була, ди. Берни эләкмәсә дә исе китми аның. Чөнки беренче чиратта балык тоту аңа күңел тынычлыгы, җан рәхәтлеге бирә.
“Балык тоту кызык та, күңелле дә. Уйларыңа, хыялларыңа бирелеп утырганда вакытның узганы да сизелми. Балыкның зурлыгы мөһим түгел миңа. Аны ашарга тотам дип бик ашкынып утырсаң, балык берничек тә эләкми”, - ди оста балыкчы.

#яшәавылымминем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев