Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшьләр кавыша

Районның ЗАГС бүлегендә хәрби киемле кияү егете һәм нәфис туй кәләше бер гаилә булып теркәлде.

(8 июнь, “Апастово-информ“).


Краснодар өлкәсендә туып-үскән егет Александр Качур Апас кызы Ләйсән Әхмәтҗанованы гомерлек яры итеп сайлады. Язылышу барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп, аз гына сандагы якыннары, дуслары янәшәсендә узды. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.

Яшьләргә якыннары, туганнары, дуслары иң изге теләкләрен юллады. Котлауларга без дә кушылабыз. Яшь гаиләгә тигез, матур тормыш, бәхетле киләчәк, саф мәхәббәт телибез.

Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев