Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста юл иминлеген тәэмин итү буенча утырыш узды

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.


(30 март, “Апастово-информ“).

Утырышта ел башыннан бирле район юлларында теркәлгән һәлакәтләр, салмыш шоферлар, язгы чорда юлларда иминлек чараларын тәэмин итү турында эшлекле сөйләшү булды. Комиссия утырышын аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев алып барды.

“Агымдагы елның ике аенда 1 юл-транспорт һәлакәтендә бер райондашыбызның гомере өзелде һәм 1 кеше тән җәрәхәтләре алды. Руль артына салмыш килеш утырган 9 шоферга административ материал төзелде, 3 шофер шул ук хатаны кабатлап, җинаять җаваплылыгына тартылды“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Баш юл инспекторы сүзләренчә, штрафларны вакытында түләмәүчеләргә каршы да көрәш бара. Юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы 10 мең сумнан артык киткән 26 райондашыбыз әлегә бурычтан котылырга ашыкмаган. Шушы ике ай эчендә зур суммада штрафлары җыелган 3 кешенең транспорт чарасына арест салынган. 3 кешенең эше судка җибәрелгән.

Утырышта шулай ук җәяүле сукмаклары булдыру, җәяүлеләр өчен юлларны имин итү, караңгырак урамнарга утлар кую мәсьәләсе дә күтәрелде.

“Узган ел республикакүләм грант откан идек. Әлеге акчаларга урам утлары куелачак. Бу яңалык Ленин һәм Завод урамнарына да кагыла“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.

Утырышта территориаль идарәнең профилактика бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Агишев авыр йөк машиналарына вакытлыча чикләүләр һәм яңа гына гамәлгә кергән техник карау үтүдәге яңалыклар турында чыгыш ясады.

Шулай ук район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Николай Карабанов юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, ДОСААФ җитәкчесе Илһам Садыйков шоферлар әзерләү хакында сөйләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев