Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста юл сакчылары автобусларны тикшерде

Коронавирустан саклану таләпләре буенча, пассажирлар җәмәгать транспортларында битлек һәм перчатка киеп йөрергә тиеш.

(20 май, “Апастово-информ“).


Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары автобусларны тикшерүне дәвам итә.

“Бүген 3 автобусны тикшердек. Райондашларның таләпләрне төгәл үтәүләре ачыкланды. Кагыйдә бозулар очрамады. Автобус шоферлары да кузгалып китәр алдыннан пассажирларны кисәтергә онытмый“, – диде районның юл хәрәкәте иминлеге бүлеге хезмәткәре Рамил Гафуров.

Мәгълүматлардан күренгәнчә, 12 майдан бирле җәмәгать транспортында перчатка кимичә йөргән 1 кеше ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев