Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста үзизоляция таләпләрен бозган 56 кешегә беркетмә төзелгән

Районда патрульлек хезмәте көчәйтелгән режимда эшен дәвам итә.

(25 апрель, Ләйлә Шиһабиева, "Апастово-информ).


Юлларда, урамнарда ике сменада патруль торулар оешкан. Хокук сакчылары тарафыннан үзизоляция режимын бозучыларны ачыклау дәвам итә. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов белдерде.
"Үзизоляция режимы кертелгәннән бирле таләпләрне үтәмәүче 56 апаслы ачыкланды. Аларның эше судка җибәрелә һәм 1 меңнән 30 меңгә кадәр штрафлар салына", - ди Айрат Нигъмәтҗанов.
Өйдә тору барыбызның да сәламәтлеге өчен кирәк. Чир таралуга юл куймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев