Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста үзизоляция таләпләрен бозган 72 кеше җавап бирәчәк

Ике көн элек таләпләрне үтәмәүче 56 апаслыга беркетмә төзелүен хәбәр иткән идек.

(27 апрель, Ләйлә Шиһабиева, "Апастово-информ).


Районда патрульлек хезмәте көчәйтелгән режимда эшен дәвам итә. Юлларда, урамнарда ике сменада патруль торулар оешкан. Хокук сакчылары тарафыннан тикшерүләр даими оештырыла. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов белдерде.

"Үзизоляция режимы кертелгәннән бирле таләпләрне үтәмәүче 72 апаслы ачыкланды. Аларның эше судка җибәрелә һәм 1 меңнән 30 меңгә кадәр штрафлар салына", - ди Айрат Нигъмәтҗанов.

Өйдә тору барыбызның да сәламәтлеге өчен кирәк. Чир таралуга юл куймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев