Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә

Район җитәкчелегенең халык белән очрашулары теләсә кайсы җирлек тормышы өчен мөһим чара булып тора.

(24 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә узган җыеннарда иң җирлек яшәешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелә, башкарылган эшләр хакында хисап ясалына, киләчәккә яңа максатлар билгеләнә.
Коштавылы, Дәвеш, Шәмбалыкчы авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында да авылларның социаль-икътисади үсеше, демографик хәле, инфраструктурасы ассызыкланды. Шулай ук район башлыгы Айрат Җиһаншин авылларда яшәүче халыкның коронавирус чиренә каршы вакцинация узуы белән кызыксынып, һәркемне бу эшкә җитди карарга чакырды.
“Безнең төп максат – авыл халкының сәламәтлеген кайгырту, гомерен саклап калу, яшәеш шартларын яхшырту, уңайлылыклар тудыру”, - диде район башлыгы.
Район прокуроры Зөфәр Абитов кәрәзле элемтә, интернет челтәрендә камилләшкән социаль мошенниклыктан сак булырга киңәш итте.
“Банк карталарыгызның номерларын берәүгә дә бирмәгез. Логин, парольләрне дә берәүгә дә әйтмәгез. Банктан дип шалтыратучыларны тыңламагыз”, - дип кисәтте прокурор.
Һәр авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышында узган елга нәтиҗә ясады. Авыл халкы исә кызыксындырган сорауларын җитәкчелеккә җиткерде. #яшәавылымминем 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев