Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл Сабантуйларына рөхсәт бар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4нче июльдә барлык саклану чараларын күреп, авыл Сабантуйларын үткәрергә рөхсәт бирде.

(20 июль, “Апастово-информ”).


Быел шәһәрләрдә, район үзәкләрендә зур торак пунктларда Сабантуйлары үткәрелмәячәк. Бары тик авылларда гына бәйрәм үткәрергә рөхсәт бирелде.

“Коронавирус чире таралу куркынычы әле кимемәгән. Шуңа күрә, Сабантуйларын авылларда гына үткәрергә рөхсәт бар. Тик, бу турыда авыл җирлегендә үзләре карар кылалар. Халык фикерен исәпкә алалар. Чөнки, Сабан туе бит ул табигатьтә кечерәк кенә бер бәйрәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент билгеләп үткәнчә, Сабан туен үткәргән очракта, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш һәм “Роспотребнадзор” белән килешенгән булсын.

Авыл Сабантуе Татарстан Президенты әйтүенчә, иң дөресе. “Ул туганнар, тальян һәм биюләр белән якын туганнарның бергә җыелып, чын бәйрәм итүе.

Элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы кайбер районнарда Сабантуйлары булмаячагы турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев