Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылга - белгечләр

Республиканың аграр югары уку йортлары абитуриентларны Zoom аша консультацияли башладылар.

(8нче июнь, “Апастово-информ”).


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы теләктәшлек күрсәткән аграр университетта һәм ветеринария академиясендә 20нче июньнән студентлар кабул итү кампаниясе башлана. Быел коронавирус инфекциясе чыгу сәбәпле, абитуриентларга консультация бирү дистанцион форматта уза.


Казан аграр университеты 28нче майдан башлап 25нче июньгә кадәр аграр университетка 2020нче елда керү сораулары буенча, дистанцион Zoom онлайн-конференция циклын үткәрә.


Конференция пәнҗешәмбе көнне була. Аңа керү өчен идентификатор 355 958 7835, пароль 123456. 11нче июньдә, 18нче июньдә, 25нче июньдә 14.00 сәгатьтә була.


Шундый ук конференцияләр циклы - 9нчы июньнән 30нчы июньгә кадәр Казан Дәүләт ветеринария академиясендә уза. Ул сишәмбе кәннәрендә була. Катнашу өчен идентификатор 761 7871 0830, парольЗvrgNh.


Конференция 9, 16, 23 һәм 30нчы июньдә 14.00 сәгатьтә үткәрелә.


Конференция барышында абитуриентлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны да бирә алалар.
Ә инде белем алганнан соң, авыл җиренә кайтып эшләргә теләүчеләргә махсус юнәлешле билгеләнгән урыннар бар. Монда тиешле килешү төзелеп, авыл хуҗалыгы предприятиесенең стипендиаты булырга мөмкинлек бар. Айга 10 мең сум стипендия түләнә.


Авыл җиренә эшкә кайтучы белгечләргә150-300 мең сум акчалата ярдәм күрсәтелә. Ә инде беренче ел эшләгәндә хезмәт хакына МРОТ күләмендә өстәмә түләү каралган.
Констультация өчен телефон: 8-800-444-16-70.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев