Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыллар тирәлеген үстерүгә Татарстан РФ бюджетыннан 954 млн. сум акча алачак

Дәүләт программасы буенча республикабызда 9 төрле чара тормышка ашачак.

(13нче май, “Апастово-информ”).


“Авыл территорияләренең комплекслы үсеше” программасы буенча Татарстан быел федераль бюджеттан 954 млн. сум акча алачак, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы Министрлыгы матбугат хезмәте.


“Дәүләт программасы кысаларында, федераль чыганакларны кулланып, 9 чара тормышка ашачак. 18 объектның 12сендә инженер инфраструктура эшләре алып барыла, 6сында хәзерлек эшләре башланды”, - диелә хәбәрдә.


Торак хәлләрен яхшырту өчен 137 йорт салына башлады. Моннан тыш, 1нче декабрьгә кадәр вакытлы килешү нигезендә, файдалануга бирү өчен 122 торак йорт төзеләчәк.


Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наиль Залаков сүзләренә караганда, программада каралган чаралар хәзерге вакытта план нигезендә башкарыла. “Графиктан чыгу юк. Барлык максатчан күрсәткечләр дә тулысынча үтәлер дип, планлаштырыла”, - дип, ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев