Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакча җиләгенең (…) сортын утыртсагыз, берничә айдан чиләкләп уңыш алырсыз

Нинди сортларга өстенлек бирергә?

Бакча җиләгенең кайбер төрләре утырткан елны уңыш бирми, ә кайберләрен чиләкләп җыябыз. Менә шул соңгылары турында сүз булыр. Яз утыртсагыз, берничә айдан мул уңыш алачаксыз. Билгеле бакчачылар берничә сортны атады.

ГУРМАНДИН. Йөрәк формасындагы куе кызыл төстәге җиләк ул. Корылыкка, салкыннарга, авыруларга бирешми.

МАЛЬГА. Май урталарында ук өлгереп җиткән бу җиләк 35-40 граммга кадәр җитәргә мөмкин! Эссе көннәрне бик авыр кичерә, әмма авыруларга карата югары иммунитет белән аерылып тора.

МОНТРЕЙ. Конус рәвешендәге бу җиләкнең авырлыгы да 35-50 граммга җитә. Корылыкны җиңел кичерә, ләкин салкыннарга тиз бирешә. Җиләкләр термик эшкәртү вакытында формасын югалтмый, шуңа аларны туңдыргычта сакларга да мөмкин.

МУРАНО. Иртә өлгерүче җиләк сыйфаты һәм күркәм тышкы кыяфәте белән дан яулады. Конус формасындагы җиләкләрне теләсә кайсы климатта үстереп, артык тәрбия күрсәтми дә мул уңыш алырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/04/74453/ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев